ЕРТКАЛА’У ф. 1) кбт. форм. к. ерту. Сөен тутай --- Ализәк язуны, ачу белән ерткалап, далага сипте. Р.Батулла. Шулай дип, Шәвәлиев гаризаны ерткалады да чүп савытына ыргытты. Ф.Садриев 2) күч. Җирне начар сөрү. Аннан-моннан ерткалап, --- шундый тигезсез чыккан дүрт дисәтинә арыш аламасы ята. Г.Ибраһимов Ерткалап бетерү Тәмам, бик нык ерткалау Ерткалап чыгу Барысын да рәттән, башыннан ахырына кадәр ерткалау Ерткалый башлау Ерткаларга тотыну. Шуны гына көтеп торган симертелгән бурзайлар, конвойчыларның шат хахылдавы астында, аның өске киемнәрен, бүреген ерткалый башлыйлар. М.Арсланов Ерткалый төшү Бераз ерткалау |