ЕРТКАЛАНУ ф. Берничә урыннан ертылу, теткәләнү, тузу, сәләмәләнү. Тик ул [болыт] көчсезләнеп, урыны-урыны белән тоныкланган, ерткаланып тишкәләнгән инде. Н.Гариф

Ерткаланып бетү Тәмам, бик нык ерткалану. Күлмәкләре ерткаланып беткән, аяк-куллары сыдырылган, чәчләре тузгыган, урман пәрие диярсең. Р.Вәлиев. Декабристлар урамында ерткаланып беткән иске бер плакат бар. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә