ЕРМАЧЛА’У ф. 1) Аркылы-торкылы тирән юллар, чокырлы-чакырлы эзләр ясау; ерып, буразналар салу. Актта ике аягы сынган, пыяласы ватылган, бер ягын очлы кадак тирән ермачлаган ниндидер шкаф турында сүз бара иде. А.Гыйләҗев. Бәрәңге бакчаларын ермачлап, гөрләвекләр агып төште. Казан утлары 2) Өслекне тигезсезләү, шома өслектә шадралар барлыкка китерү, дулкынландыру. Идел киңлекләрен ракета һәм метеорлар ермачлый. А.Тимергалин 3) күч. Җыерчыклар барлыкка китерү. Аннары, скрипка моңына сокланып, бабасының җыерчыклар ермачлаган, җилдә-кояшта какланып бронзаланган олпат йөзенә текәлеп утырды. Б.Камалов. Карчыкның җыерчыклар ермачлаган чырае кинәт караңгыланып китте. Х.Камалов 4) күч. Берәр эшне зур кыенлык белән башкару. Өстәвенә, безнең адресны конверт тышына язарлык дәрәҗәдә генә булса да, урыс хәрефләрен дә ермачлый ала башлаган иде. М.Галәү. Малай башта авыррак ермачлый, соңга таба «шома гына, төртелмичә генә укый» башлый. Ф.Хатипов 5) күч. Төрле якка аеру, телгәләү. Барып карасалар, Фәрит абынып егылган урында, корыган ботаклары белән күкне ермачлап, нибары карт шомырт агачы басып тора. Казан утлары Ермачлап бетерү Тулысынча бөтен өслеген ермачлау. Нефтьчеләр болыннарны, басу өсләрен ермачлап бетергәннәр. Г.Ахунов. Дөрес, күз ияләнә төшкәч, райүзәкнең тузаннары да, авыр йөк машиналары ермачлап бетергән урамнары да килеп чыкты. Г.Ахунов. Менә куәтле машина-тракторлар ермачлап бетергән --- урамнарың! Ф.Садриев Ермачлап ташлау Бик тиз генә ермачлау Ермачлап тору Һәрвакыт, гел ермачлау Ермачлап чыгу Башыннан ахырына кадәр ермачлау. Белмим, сабанны ничек ермачлап чыгарсыз. Г.Бәширов Ермачлый башлау Ермачларга тотыну Ермачлый бирү Ермачлавын дәвам итү Ермачлый төшү Тагы да бераз ермачлау |