ЕРМАЧЛАНУ ф. 1) Ерганак һәм ерымнар барлыкка килү, телгәләнү

2) күч. Җыерчыклар, тирән эз барлыкка китерү. Ачы күз яшьләре, канга кушылып, Ермачланып акты битеннән. Ш.Гәрәй

Ермачлана бару Торган саен ныграк ермачлану

Ермачлана башлау Ермачланырга тотыну

Ермачлана бирү Һаман да ермачлану, ермачлануын дәвам итү

Ермачлана төшү Бераз ермачлану

Ермачланып бетү Бик нык чокырлы-чакырлыга әйләнү, бөтенләй ермачлану. Ермачланып беткән борынгы тау битләре хәзер җимеш бакчаларына әверелгән иде. Г.Бәширов. Машина туктап җитәр-җитмәс, кабинадан чыкты, трактор табаннары белән ермачланып беткән такыр басу өстеннән факел утларына таба китте. Г.Ахунов

Ермачланып калу Ниндидер сәбәптән ермачланган хәлгә килү

Ермачланып килү Акрынлап, аз-азлап ермачлану

Ермачланып тору Әле, хәзерге вакытта ермачланган хәлдә булу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә