ЕРМАКЛА’У ф. Ермаклар барлыкка китерү, чокырчыклар белән телгәләү. Мохтар бүлмәгә кереп йокларга ятты. Байтак вакытлар аның хыялында төрле уйлар, ермаклап җәелгән ташкын шикелле, әрле-бирле агып тордылар. Ш.Камал Ермаклап бетерү Бөтен җирен бик нык ермаклау. Хәзер Чүлмәк тау ерактан ук тәмен татытырга кызыктырган иләмсез дәү бәлешкә охшамый, аңардан нур качкан, аны җиде йөз ат көчле куәтле тракторлар төрле ягыннан аркылыга-буйга ермаклап бетергәннәр. Г.Тавлин Ермаклап калдыру Нинди дә булса эш, хәл, вакыйга сәбәбендә ермаклар барлыкка килү Ермаклап тору Һәрвакыт, даими рәвештә ермаклау, ермаклаган хәлгә китерү Ермаклый бирү Һаман да ермаклау, ермаклауны дәвам итү Ермаклый төшү Бераз, берникадәр ермаклау |