ЕРМАКЛАНУ ф. Ермакка әйләнү, тармаклану. [Яр чите] Яңгыр сулары белән ермакланган. М.Хәсәнов

Ермаклана бару Торган саен ныграк ермаклану

Ермаклана башлау Ермакланырга тотыну

Ермаклана бирү Һаман да ермаклану, ермаклануын дәвам итү

Ермаклана төшү Бераз ермаклану

Ермакланып бару к. ермаклана бару

Ермакланып бетү Бик нык, үтә ермаклану, күп ермаклар барлыкка килү. Утрау ермакланып беткәч, андагы күп кенә күлләр бергә кушылгач, кировлылар Агыйдел ярларыннан бераз читләштеләр. Я.Шәфыйков

Ермакланып килү Акрынлап, аз-азлап тирәсенә ермаклар ясалу, ермаклану процессы бару

Ермакланып китү Кинәт, ниндидер сәбәптән соң ермаклану

Ермакланып тору Һәрвакыт, даими рәвештә ермаклану, ермакланган торыш алу



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә