ЕРМАК и. 1) Бик үк киң һәм тирән булмаган озын чокыр; ерганак. Кыйгачлап күтәрелә торгач, тауның буеннан буена аска таба сузылган ермак читенә килеп чыккан иде ул. Р.Низамиев. Ермак әлегә тирән түгел, әмма читләре ишелергә генә тора. И.Низамов. Үлән билдән, төнбоек яфраклары каплаган кечкенә күлләр, ермаклар күп. Казан утлары

2) Елганың, күлнең тар гына булып ярдан эчкә таба кереп торган урыны; култык. «Ак күл»нең --- тирән ермагында миңа су анасы чәчен тарап утырган кеби булды. М.Җәлил. Ул инеш үзе әллә ни зур булмаса да, бик олы ермак ясаган. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә