ЕРГЫЧЛА’У ф. 1) кбт. форм. к. еру. Чаларган сакал, бит-маңгайны аркылыга-буйга ергычлаган тирән җыерчыклар --- Сафаның ил гизеп йөрүләре бик үк татлы булмаганлыгын күрсәтеп торалар иде. М.Галәү

2) күч. Тырнау, җәрәхәтләү; йомшак нәрсәгә эз калдыру. Гүзәлләр гүзәле, шөһрәтле ханбикәнең йөзен воеводалармы шулай гарипләгән? Әллә бикәнең кан дошманы Булат бәк Ширин этләреме ергычлаган? Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә