ЕРГАНАК и. 1) Ташкын яки яңгыр суы белән юылып, ашалып ясалган, тирән булмаган сулы яки сусыз озын чокыр. Ниһаять, ерганактан су агып төшә башлады. Н.Хәсәнов. [Искәндәр белән Тралмакс бабай] Бераз баргач, яшеллеккә күмелеп утырган тирән ерганак төбенә төшеп җиттеләр. Г.Үзиле. Яшел болыннар, аллы-гөлле чәчәкләр каплаган Җәбәл (гарәпчә «тау» дигән сүз) тавының итәге һәм бормалы ерганаклар, мәгърур кыялар каплаган тау бите сиңа янәшә диярлек күренеп тора. М.Юныс 2) Шундый урыннан ага торган язгы ташкын яки көчле яңгыр суы. Юл буйларында ерганаклар ага, кояш җылыта. Ф.Галиев. Кар көртләре чүкте-утырды, тау түбәсендәге бозлавыклар эреде-шуышты, ерганаклар кузгалды. Ч.Айтматов. Ерганаклар аша эздән-эзгә сикергәли-сикергәли үтүләре үзе бер күңелле иде. Р.Төхфәтуллин 3) күч. Юл, эз, җыерчык, сызык. Разыя апаның күзеннән мөлдерәп яшь ага. Ул аларны ак яулыгының бер чите белән сөртеп ала, әмма яшьләре һаман тыңламый, әбинең җыерчыклы битләре буйлап, тирән ерганаклар ясап, һаман тәгәриләр дә тәгәриләр. Ф.Бәйрәмова |