ЕРГАЛАНУ ф. Ерганаклыга һәм ерымтылыга әйләнү, ерганаклар барлыкка килү Ергалана бару Торган саен ныграк ергалану Ергалана башлау Ергаланырга тотыну Ергалана бирү Ергалануын дәвам итү, һаман да ергалану Ергалана төшү Тагын да ныграк ергалану Ергаланып бетү Нәрсәнең дә булса өслеге бик нык, артыгы белән ергалану. Калкулыкларның уртадагысы башкаларына караганда биегрәк тә, зуррак та иде, һәм аның түбәсендә җил-яңгырдан ергаланып беткән кара ташлы кыялар тырпаеп утыра иде. Н.Фәттах. Битләрен тырный-тырный елаган ул [яшь ана]. Бит очлары ергаланып беткән. С.Поварисов |