ЕРАКТАН рәв. 1) Ерак урыннан, ерак җирдән, әллә кайдан. Аның тавышы, йолдыз чыңына охшап, бик тирәннән, ерактан килә иде. Р.Вәлиев. Алар [шәһәр кешеләре], безне күргәч, ерактан ук сәлам бирәләр, җиңүебез белән котлыйлар, шатлыгыбызны уртаклашалар. А.Шамов. Менә ул ерактан ук нурлар балкытып утырган таныш өйнең таныш капкасы янына килеп җитте. Н.Фәттах // кбт. форм. Бик ерактан. Шуңа күрә дә ир-егетләр ерак-ераклардан авылда ялгыз калган әнкәләре янына кайтып төпләнәләр. Б.Камалов. Ерак-ерактан акрын һәм шомлы гына чаң каккан тавыш ишетелә, ул тора-бара көчәя. Мәдәни җомга

2) күч. Читләтеп, кинаяләп. Атасы сүзне ерактан башлады. Ф.Латыйфи. Мин Шилов белән сүзне бик ерактан башлап җибәрдем. Ә.Галиев. [Арсланов:] – Бездә иртәнге яңгыр туктады, сездә ничек? – диде ул, сүзне ерактан башлап. Ф.Садриев

3) Бик борынгыдан. [Мәмәт би:] Беләм, беләм ул нәселне, безнең кадәр үк булмаса да... тирәннән, ерактан килүче ырудан. Ф.Латыйфи

Ерактан күрү Киләчәктә нәрсәнең ничек буласын алдан ук аңлап эш итә белү; шул юнәлештә эш йөртү. Без, педагоглар, илебезнең киләчәген ерактанрак күрергә омтылмаганбыз, шул киләчәккә яшь буынны әзерләү турында кыюрак фикер йөртмәгәнбез. Г.Бәширов. [Генерал:] Сез яхшы солдат, контрразведчик, мәгәр ерактан күрә белүче политик түгел, полковник. Ә.Гаффар. Ерактан суктыру Әйтәсе килгән уй-фикерне читләтеп, киная белән әйтү. Әмма да хикмәтле кеше бу Гатаулла абзый, һәр сүзгә мисаллар китереп сөйли, ерактан суктыра. Н.Исәнбәт. Ерактан уйлау Киләчәк көннән чыгып уй йөртү; эш-хәрәкәт нәтиҗәләрен алдан күзаллый белү. [Салават] Ерактан уйлап эш итә ул. А.Шамов. Ерактан уратып Бик читләтеп, зур киная белән. [Газинур:] Сез, Павел Иванович, безнең Хуҗа Насретдинчарак, ерактан урап әйтәсез икән. Г.Әпсәләмов. Ерактан чиерттерү к. ерактан суктыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә