ЕРАКТА рәв. 1) Ерак урында, ерак җирдә; әллә кайда. Ул инде хәзер һәлакәт булган җирдән еракта, Гарәбә диңгез янындагы оҗмах бакчасында сәламәтлеген ныгыта. Г.Үзиле. Ул синнән гел читтә, ул синнән еракта, ләкин һаман да синең йөрәктә. Г.Ахунов // кбт. форм. Бик еракта. --- килеп җиткәнче үк, алар күрде: агачлык янында бер-ике дөя тора, еракта-еракта тагын берничә кучкыл күзгә чалына. Р.Батулла. Кайдадыр, еракта-еракта, эт өрә. Ф.Гыйльми

2) күч. Үткәндә; борынгылыкта, тарихта. Картның тавышы карлыкты, әллә кайчангы, еракта, бик еракта калган үткәннәрне уйлап булса кирәк, карашын тәрәзәдән күренеп торган урманнарга төбәп уйга калды. Ф.Латыйфи. Бәйрәмнең тамырлары бик еракта – ыруглык мөнәсәбәтләренә барып тоташа. Казан утлары

3) күч. Читтә, икенче юнәлештә. Аның уйлары хәзер кайдадыр читтә, еракта, чабышып йөрде. Н.Фәттах

Еракта йөрү Нәрсә дә булса якынлашмау, урап үтү, аңа ия була алмау. Килдеме соң аңа үзе көткән бәхет? Нигә ул әйләнеп узды, аңардан читтә, еракта йөрде? Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә