ЕРАКЛЫК и. 1) Ерак ара. Ильяс белән аның сөекле кешесе арасында – үлчәнмәгән ераклыклар! Ә.Баян. Авылдан ике километр ераклыкта сөзәк сырт буйлап тимер юл үтә. Ә.Еники. Еллар аша, ераклыклар аша гел бер-берсенә тартылган, тартылачак җаннар бит без синең белән, улым. С.Хафизов

2) күч. сөйл. Вакыт арасы. Бу җәһәттән үзенә дә еллар ераклыгыннан караш ташлый. Б.Камалов. 20 – 25 еллык ераклыкта калган шул кадерле мизгелләрне ничек сагынмыйсың?! К.Тимбикова. Тимергалиев шактый соң төшенгән бер нәрсә булды: ул ераклык дистанциясен аерып җиткерми, еракка йөгерүчеләр өчен бер сулыш, якынга йөгерүчеләр өчен икенче сулыш кирәк икәнне белми иде. Г.Ахунов

3) Әйбер, предмет яки кешеләрне бер-берсеннән аерып торган ара озынлыгы. Рифкать, башын борып, артка карады һәм кул сузымы гына җирдә, үзеннән егерме метр чамасы гына еракыкта, олы-олы атлап килүче генералны... күрде. Р.Вәлиев

4) Нәрсәнең дә булса бер ноктадан алып икенче ноктага кадәр үтә алу арасы. Махсус оештырылган комиссияләр --- шартлау дулкынының көчен, кыйпылчыклар траекториясенең ераклыгын хисаплап чыгарды. Ф.Шәфигуллин. Менә немецлар белән ике ара мылтык атарлык ераклыкта гына калды. А.Шамов

5) Күз күреме иңли алырлык ара. Язгы көндә оеп утырган Сакмар урманы да, аксыл томанга уралып беткән ераклыклар да дәшмиләр иде. Ф.Сафин. Әнә шул эңгер-меңгер иңеп килгән моңсу тау буйларында, әнә шул зәңгәр ераклыкта ниндидер серлелек бар. Г.Бәширов. Офыкта, күз күреме ераклыктагы урманнар өстендә, салават күпере пәйда булды. Ф.Латыйфи

6) күч. сир. Аерма, үзгәлек. Ветеринария белән медицинаның әллә ни ераклыгы юк бит. А.Расих

7) күч. Башкалардан бик ерак булу. Нигә ул үзен яшьләрдән шулкадәр ераклыкка аерып куя соң әле?! К.Тимбикова

8) күч. Дуслыкка комачаулаган салкын мөнәсәбәт, мөнәсәбәтләрдәге салкынлык. Арадагы ераклык вә салкынлык боздай эреп юкка чыксын, безне борадәрләргә әверелдерсен иде. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә