ЕРАКЛАШУ ф. 1) Билгеле бер урыннан ара ераклыгы арта бару. Алар инде больница бинасыннан шактый ераклашканнар. М.Маликова. Күпме ераклашканын чамаларга теләп, ул артка – авыл ягына борылып карады һәм, әлбәттә, иң элек үзләренең өен күрде. Р.Низамиев. Аннары аның шәүләсе томандагы әйбер төсле сары булып кына төсмерләнә, ераклаша. Ә.Гаффар 2) күч. Вакыт үткән саен онытыла бару, артта калу; истәлеккә әйләнү. Хат шул хәлендә сакланды, ә мәхәббәте, кайчандыр күргән бик матур хыялый төш шикелле, ераклашканнан ераклашты. А.Шамов. Ерагайган саен, Агыйдел буйларына, табигатькә тирәнрәк үткән саен, күңел кайтаргыч күренешләр дә ераклаша. Г.Гобәй 3) күч. Берәр эш-хәлнең үтәлү срогы кичектерелү, озак вакытлардан соң булу, соңлау. Ә Мәскәүдә аспирантурада укый башлагач, аның хыялларының чынга әверелү мөмкинлеге тагын да ераклашты. В.Нуруллин 4) сир. Тормыштан, заман таләпләреннән артта калу. Мәктәп-мәдрәсәләребез белән бергә [тормышыбыз да], заманнан шулкадәр ераклаша вә, тараеп, үзебезне кыса башлаган. Ф.Әмирхан 5) күч. Аралашудан туктау, мөнәсәбәтләр акрынлап сүрелү, кызыксыну бетү. Тик менә бәхетле булып киткән балалары аңардан, ничектер, шактый ераклаштылар шикелле. Ә.Еники. Баштарак бер нәрсә бимазалады: әти-әнисе, туганнары белән ара ераклашты. А.Гыйләҗев. Әтисенең исерек, бигрәк тә чайкала-чайкала кайтып кергән чагын күрсә, ул аны кызгана, аңардан ераклаша иде. Р.Низамиева 6) күч. Читләшү, чит итү, якын күрмәү. Әллә инде кояшы да бездән ераклашты шунда? Р.Газизов 7) күч. Темадан, төп мәсьәләдән читкә китү, сүзне икенчегә бору, уй-фикер икенче юнәлеш алу Ераклаша бару Акрынлап, аз-азлап ераклашу, торган саен ныграк ераклашу. Хәзер инде кулны селкетәсе дә юк, ул, граната тоткан уң кулын алга сузган килеш, талпына-талпына күккә оча, җирдән һаман саен ныграк ераклаша бара иде. Р.Вәлиев. Үткәненнән һәм рәнҗүләрдән ераклаша барып, ялгызлыкка һәм азатлыкка сусаган күңелнең биеккәрәк ашкынуы бу. Р.Низамиев. Инде офык артына таба тәгәрәгән кояш, артта калып, миннән ераклаша бара. Н.Хәсәнов Ераклаша башлау Ераклашырга тотыну. Илгиз, чигенә-чигенә, өрәңге төбеннән ераклаша да башлаган иде инде. Ф.Шәфигуллин Ераклаша бирү Ераклашуын дәвам итү Ераклаша төшү Тагы да бераз ераклашу. – Сабыр итик, бераз ярдан ераклаша төшик, югыйсә хәзрәт ишетер, – диде икенчесе. Ә.Фәйзи. Зәкәрия армиядән йөреп кайткач һәм өйләнгәч, суга сикереп төшкән ярлардан бераз булса да ераклаша төшү өчен, --- ярыйсы ук мәшәкатьле чара уйлап тапты Ильяс. Ә.Баян Ераклашып бару к. ераклаша бару. --- аның тавышы, ераклашып барган поезд тавышын хәтерләткәндәй, кайтавазлар булып ерагайганнан-ерагая. Д.Салихов Ераклашып бетү Бөтенләй, тәмам, соң дәрәҗәгә җитеп ераклашу. Бер-береннән ераклашып беттеләр. Бик күпләре якын бабаларының да исемнәрен белмиләр. Ш.Җәләлиев Ераклашып җитү к. ераклашып бетү Ераклашып килү Ераклашу хәле эзлекле рәвештә артканнан арту. Ашыгырга кирәк иде, чөнки эскадрон ераклашып килә. А.Шамов Ераклашып тору Әлегә, хәзергә, вакытлыча ераклашу. --- ул онытылырга, аз вакытка гына булса да бу күз яшьле дөньясыннан аерылып, ераклашып торырга тели иде сыман. Р.Бәшәр |