ЕРАКЛАШТЫРУ ф. 1) Ераграк арага (урынга) күчерү. --- сөттәй ак томан ул дәһшәтләрне үз эченә яшерә һәм кешедән ераклаштыра. Ә.Еники 2) Берәр нәрсәнең үтәлү срогын кичектерү, соңрак вакытка күчерү 3) күч. Читләштерү, мөнәсәбәтләрен бозу, аралаштырмау. «Берәү» дигәне – беренче яратканы, тугры булырга антлар итешкән, әмма язмыш ераклаштырган, нәкъ илле ел инде күз карашы, кыяфәте, гәүдәсе, күкрәк җылысы онытыла, күңеленнән җуела алмаган Мулланур. Д.Каюмова. --- авыл кешеләрен, бигрәк тә яшьләрне, авылдан, аның рухи дөньясыннан ераклаштыра, һәм, кем әйтмешли, шушы төбәккә бәйләп торган нечкә кыллар шартлап өзелә. А.Вергазов Ераклаштыра бару Акрынлап, аз-азлап ераклаштыру, торган саен ныграк ераклаштыру Ераклаштыра башлау Ераклаштырырга тотыну Ераклаштыра төшү Тагы да, берникадәр ераклаштыру. [Әсәрдәге] Менә шул хәлләр һәммәсе бергә килеп, конфликт чишелешен ераклаштыра төшәләр. Г.Нигъмәти Ераклаштырып бару к. ераклаштыра бару Ераклаштырып бетерү Соңгы чиккә җиткереп ераклаштыру Ераклаштырып кую Кинәт ераклаштыру Ераклаштырып тору Һәрвакыт, гел ераклаштыру |