ЕРАКЛАП рәв. 1) Ерактан, читтән; берникадәр ара калдырып. Кайбер вакыт ялгыз бүрене аучылар ераклап әйләндереп алалар. Г.Ибраһимов

2) күч. Кеше аркылы, башкалар аша. Мин ераклап ишеттем, йөзендә, күзендә мөселман төсе юк, бөтен кыланышы коеп куйган марҗа гына дип әйтә икән, ди. Г.Ибраһимов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә