ЕРАККА рәв. 1) Ерак урынга, әллә кая. Чөгендер кырлары да юл читеннән каядыр еракка сузылган яшел тасма рәтләр булып күкрәп утыралар. М.Маликова. Аның өчен моң бар, үзенең җиңел канатларында отыры биеккә, күккә, еракка алып киткән җыр бар. Г.Ахунов. Аннары, чалгысына таянып, моңсу күзләрен еракка, бик еракка – Вятка болыннары аръягына төбәде. Р.Вәлиев // кбт. форм. Бик еракка. Бу төсләр --- берсен-берсе куа торган төрле киемдәге кешеләр кебек, берсеннән-берсе узышып, еракка-еракка китәләр иде. Г.Исхакый. Дөнья үз канунына тугрылыклы шул; бер кергән суга яңадан кереп булмый. Без коенган сулар олпат өянкеләр күләгәсеннән ерак-еракларга агып киткән, кабатлану булмый. М.Галиев 2) күч. Киләчәккә, алга. Еракка төбәлгән бик мәкерле исәп иде бу. Кайсы илнең, кайсы халыкның шундый корычтай нык, көчле, еракка карый торган акыллы юлбашчысы бар? Г.Әпсәләмов ◊ Еракка бармыйча Читкә чыкмыйча, үзебезнең арадан. Еракка бармыйча, ире Газдалны гына алыйк. Ф.Садриев. Еракка җибәрү Ямьсез, тиргәү сүзләре белән куу; тынычта калдырсын өчен, ямьсез ачулану сүзләре әйтү. Кисәтү ясаган өлкәннәрне «еракка җибәреп», кычкырып көлгән тавышлары бөтен йортны тынычсызлый. Мәдәни җомга. Еракка китү к. ерак китү. Кырыкка яңа гына җитеп килүче бер кеше, Заманов уйлавынча, еракка китәргә тиеш иде. Ф.Сафин |