ЕРАК рәв. 1. 1) Зур ара белән; киресе: якын. Сагынсаң да юк чаралар, Ерак булгач аралар. Җыр. Юллар озын, юллар ерак, тагын кайтып барышым. Р.Низами. Яшәсәк тә бер калада, Нинди ерак безнең ара. Йөрәгеңдә бармы җаның? --- Килер идең бер яныма. Г.Садә 2) Озак, шактый, байтак, тиз генә түгел. Урманнарны ул ерткычлардан тулысы белән чистартып бетерергә ерак әле. Ш.Шәйдуллин. – Иртә ич әле, – дип каршы төште Альберт, сәгатенә күз салып. – Имтиханнарга тикле ерак, укыйсы килми. А.Тимергалин 3) күч. Кеше күрмәслек, белмәслек итеп, ышанычлы урынга качырып. Мин, ераграк тыгып куйган акчамны чыгарып, вакыт үтсен өчен, буфетка кереп утырдым, ашарга-эчәргә китерттем. А.Шамов 4) Кем яки нәрсә булу өчен «күп нәрсә җитми», «күп нәрсә кирәк» дигән мәгънәне белдерә. Кояшта да тап була, дип, Тырышма акланырга; Бик ерак әле, туганкай, Сиңа кояш булырга! Ә.Исхак 2. с. мәгъ. 1) Зур ара белән аерылган, озак үтелгән, якын булмаган. [Хөсәенов] Ничек итсә иткән, [командирны] ерак кыр госпиталенә тапшырган. М.Мәһдиев. Ул әлегә бөтенләй үк түзә алмаслык түгел, әмма инде ерак офыктагы куркыныч кара болыт сыман, аның йөрәгенә таба үрмәли иде. Г.Үзиле. Кайсыдыр журналдан кисеп алынган бу сурәт сине, «ә» дигәнче, табигатьнең кул җитмәстәй ерак бер почмагына илтеп куя. Р.Низами 2) Киләчәктә, алдагы көннәрнең берсендә булачак. Алай-болай, ерак киләчәктә киленгә әйләнеп куйса (тфү, тфү! әйтмәгәнем булсын!), моның килеш-килбәте дә (тфү, тфү, күз тимәсен!) Аллага шөкер, эшкә дисәң дә, курка торган түгел. Ф.Садриев. Шул көннән башлап, Чыңгызның тормышында да бертөрле эзлеклелек, нур кебек туры, якты, ерак бер максат барлыкка килде. З.Садыйков. Әнисенә сыер алып бирү дә чынга ашмас, ерак бер хыял гына булып калды. М.Әмирханов 3) Күптән үткән, әллә кайчан булган. Ерак заманнарда тәкъдир кушуы аркасында гына аерылышканнардыр. Ә.Баянов. [Безнең] Үз милли телебез, культурабыз, әдәбиятыбыз, сәнгатебез, ерак гасырларга барып тоташкан бай тарихыбыз бар. Г.Тавлин. Саргаеп һәм теткәләнеп беткән берәр конвертны кулыңа алганда, --- үзеңне еллар аша ерак үткәннәрдән килгән хатның беренче шаһиты итеп сизә башлыйсың. Казан утлары 4) диал. Әнисенең ата-анасына карата: гаилә эчендә бергә яшәмәгән. Һәм, шуны белүгә, шәһәрне үк ташлап, ерак әбисенең туган якларына китеп барды. З.Хөснияр. Безнең ерак бабай күреп белгән аны, Пётрны. Г.Гобәй 5) Ата яки ана ягыннан гаиләгә, ыругка, кабиләгә нигез салган, башлап җибәргән. [Гомәр Әбүбәкеровның] Ерак бабасы Юлыкка килеп беренче төпләнүчеләр исемлегендә китерелә. М.Хәмидуллин. [Мәмәт би] Ерак бабаларың дошманга тез чүкмәде, авызы тулы кан булса да, дошман каршында төкермәде. Ф.Латыйфи 6) күпл. Моннан бик күп еллар элек яшәгән. Димәк, монда, әле авыл барлыкка килгәнче дүрт-биш гасыр элек үк, ерак бабаларыбыз эз калдырган икән. М.Хәмидуллин. Төптән уйлап карасаң, бу – халыкның ерак бабаларыбызны хөрмәт итүе, минемчә. Ә.Галиев 7) күч. Берәр нәрсәгә бөтенләй бәйләнеше, мөнәсәбәте булмаган. Бу кичәләр хәтта җырлый белми торган һәм, гомумән, музыкадан ерак кешеләрнең дә дәртен кузгатты. Ә.Фәйзи. Комитет әгъзаларының, председателеннән башка, күпчелеге – әдәбият һәм сәнгатьтән бик ерак торган кешеләр. Ә.Еники 8) күч. Чит, ят, кирәк булмаган. Аның эчендәге өр-яңа ике дәфтәр белән «Казачий гаскәрдә балык тоту кагыйдәләре», школага килгән чакта, нинди кирәкле, нинди әһәмиятле әйберләр булса, хәзер алар шулкадәр кирәксез һәм Габдулладан ерак әйберләр булып калдылар. Ә.Фәйзи 9) Өченче буыннан да якын булмаган уртак бабага кайтып кала торган (кардәшлек турында). Рөстәм исә, актыккы сыйныфка күчкәндә, җәен дә укыштыргалармын, дип, Казандагы бер ерак кардәшләрендә кала. С.Җәләл. Воротынскийның Ирина исемле ерак кардәше бар иде. С.Горский 3. хәб. функ. 1) Иде ярдәмче фигыле белән яки үзе генә килгәндә, субъектның җөмләдән аңлашылган нәрсәне белмәвен, аңламавын, аңа бөтенләй мөнәсәбәте булмавын белдерә. Ул, дөньяда тагын кеше чәйни торган этләр дә бардыр, дип уйлаудан бик ерак иде. И.Гази. Ул туган телен белми, табигатьтән аерылган, халык тәрбиясе аңардан ерак. Р.Рахмани. [Кадыйров:] Кәефем даими бертөрлелектән ерак, юктан гына да үзгәрә, ягъни тотрыклы түгел, тая тора, диюем. Г.Тавлин 2) Нинди дә булса эш эшләргә уйламавын, хәтта нияте булмавын белдерә. Хәким дә немецларны бик җентекләп күзәтеп бара, ләкин Василий шикелле үк алай ашыгып нәтиҗә ясаудан ерак иде. Ә.Еники. Әмма Хәйдәр андый сорауны бирүдән, бу якларга «төпләнергә» дип кайткан яшьтәшенең хәлен белешүдән ерак иде. Г.Үзиле ◊ Ерак бара алмау 1) Бернәрсә дә эшли алмау, уй-теләкне тормышка ашыра алмау. Юкса, кеше арбасына утырып, ерак бара алмабыз. Р.Ягъфәров; 2) Чыгыш килешендәге исем фигыльдән соң килеп, «башка берни дә эшли алмау» мәгънәсен белдерә. Буржуаз язучылар ялгыз бунтарьлыктан, яхут өметсез ачынып елаудан ерак бара алмадылар. М.Җәлил; 3) Теге яки бу ашамлыкның туклыклылыгы аз булуга ишарә йөзеннән әйтелә. Әйдә, [пәрәмәч белән] сыйлыйм үзеңне ---. Балык белән ерак бара алмассың. Ш.Камал. Ерак барасы түгел к. еракка бармыйча. Ерак барасы юк к. еракка бармыйча. --- язучылыкны һәм әдәби тәнкыйтьне иҗаты буе бергә алып баручылар да аз түгел. Мисалга тагын да ерак барасы юк: кафедра доценты Зәет Мәҗитов шигырьләр яза, җыентыклар чыгара. А.Әхмәдуллин. Ерак булу к. ерак тору. Ләкин хәтерле җәнҗалның Нәгыймнең үзеннән ераграк булуын теләгәнлектән, ул хәйләләшеп маташа иде. Ш.Камал. Үзен начар күрсәтүдән һәрвакыт ерак булыр. М.Гали. Ерак итү 1) Нәрсәдән дә булса өлешсез калдыру. Рәхмәтемнән сине ерак иттем, син калырсың мәңге хур булып. М.Гафури; 2) Үз итмәү, читкә кагу, якын итмәү. Шулай итеп, ул үз туганнарын үзенә ерак итте, алардан бизде, читтә үзенә карендәш тапмый җәфаланып үлде. Н.Исәнбәт. Ерак йөрү Читтә булу, аралашмау. Мин, гомумән, хатын-кызлардан ераграк йөрергә тырышам, алардан уңайсызланам. Г.Тавлин. Фән бик хикмәтле нәрсә инде ул, күп серләрне ачып бирә белә, тик менә Саҗидә апа тирәсеннән ул, «фән» дигәнебез, ерактарак йөри шул. Ә.Еники. Ерак киная Бик читләтеп әйтелгән сүз, фикер. [Бирем әкә] Ерак киная белән китереп, --- йортны ак патшага кол итүдә булышлык иткән бабаларына күләгә ташлады. Г.Ибраһимов. Ерак китә алмау к. ерак бара алмау. Бала түгел ләбаса инде ул: белә иде, ишеткәне бар иде бит ялган белән ерак китеп булмаганны! В.Нуруллин. Ана бәддогасын алсаң, бик ерак китә алмассың. Г.Камал. Ерак китү Зур уңышларга ирешү, үсү, дан казану. Хуҗамның кәефе килде. «Молодец, --- бу юлда ерак китәрсең», – [дип] , --- мине канатландырып куйды. Ш.Усманов. Ерак тору 1) Начар, күңелсез кешеләр белән аралашмау, якын итмәү; күңел ятмаган, начар эшләрдә катнашмау. Беләсеңме, кореш, әгәр чын диңгезче буласың килсә, аннан ераграк тор. М.Юныс. Андыйлардан ерак торуың хәерле, дидем... Ә.Фазылҗанов. Гәрчә без бер-беребездән шактый ерак торсак та, мин аңардан шикләнми идем, гадел кеше булуына ышана идем. Ә.Еники; 2) Бәйләнеше, мөнәсәбәте булмау. Изге теләк сиңа һәммәбездән: Куркулардан, егет, ерак тор! Ф.Бурнаш. Сиңа таныш кеше түгел, бик-бик ерак торган кеше, теләсәгез таныштырырмын. Ш.Камал |