ЕРАГАЮ ф. к. ераклашу. Диңгездә ерагаеп күздән югалган җилкәндәй, әллә кая очып гаип булды. Т.Әйди. Менә Казан биләмәләреннән чыгарбыз, ара ерагайган саен, күңеле суыныр дип өметләнә. Г.Әпсәләмов. Тыенкы гына ат кешнәде, тояк тавышлары бик тиз ерагайды. Р.Төхфәтуллин

Ерагаеп бару к. ерагая бару. Юлда басып калган Виленга кара «Волга» белән бергә ниндидер бер аяусыз, дәһшәтле көч ерагаеп барган кебек тоелды. М.Маликова

Ерагаеп калу к. ераклашып калу. Аның өчен инде Нәфисә ерагаеп калды, аның өчен хәзер ераклаша баручы Әхнәфне кабат элекке хәленә кайтару үтә мөһим нәрсәгә әверелде. Ф.Садриев

Ерагаеп китү Кинәт ерагаю. Ә Борһанның иреннәре, соңгы чиккәчә калынаюдан аралары ерагаеп китеп, пыяла кебек ялтырап торалар. З.Фәйзи

Ерагая бару Торган саен күбрәк ерагаю. Артта калган маяклар, агымга каршы аккан төсле булып, ерагая баралар. Г.Гобәй. Ә ул җырлар, туган яклардан ерагая барган саен, отыры җанга ятышлырак, кадерлерәк була бара. Г.Ахунов. «Ерагая барам түгелме мин аннан? – дип уйланды ул. – Йа Ходай! Әле бит өйләнешкәнгә дә күпме генә...». Р.Сибат

Ерагая төшү к. ераклаша төшү. Зиннәт ерагая төшкәч, Нәфисә аңа тагын бер күз салды. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә