ЕРАГАЙТУ ф. сөйл. к. ераклаштыру. Әмма ирләргә хас булганча төптән уйлану Нурхановның мөлаемлыгын киметмәде, тик аны серлерәк, аңлаешсызрак итте, [Давыттан] ерагайтты кебек. М.Маликова. Әллә нинди бер шаукым ерагайтты да ерагайтты Фирәзәне Искәндәреннән. Г.Үзиле Ерагайта бару к. ераклаштыра бару. Габдулланың хыянәтеннән соң, алар кабат вакытлыча татуланышсалар да, автор алга таба аларны бер-берсеннән ерагайта бара. Ф.Габидуллина Ерагайта башлау к. ераклаштыра башлау. Күп тә үтмәде, ул [самолёт] Зуфирәнең баш өстеннән очып үтте һәм Өмит белән ике араны минут саен күп чакрымнарга ерагайта башлады. М.Маликова Ерагайта төшү к. ераклаштыра төшү Ерагайтып бетерү к. ераклаштырып бетерү Ерагайтып тору к. ераклаштырып тору |