ЕПИ’СКОП и. гр. дини 1) Христиан чиркәвендә руханилык вазифасының югары дәрәҗәсе. Хәлифә Гомәр заманында дини киңәшче вазифасын гына башкарган мөфтиләр, рим-христиан чиркәве мисалында, рәсми дин башына куела башлыйлар, ягъни аларга шул ук епископ вазифалары йөкләнә. И.Әмирхан

2) Шушы дәрәҗәгә ия булган зат. Шулай да Кавказ хәзәр-болгарларын чукындырырга килгән албан епискобы Исраэл аны борынгы грек алласы Афродита исеме белән атый. Г.Дәүләтшин. Патриарх белән епископлар бу никахны законлы дип танымадылар. С.Горский. Шуннан күп тә үтми, Болгар епискобы Габбасны үтерәләр һәм чиркәүгә ут төртәләр. М.Хәбибуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә