ЕЛЫШУ ф. 1) Берәр нәрсәгә якын ук килү, якын урнашу, әкрен генә якынаю. Ул, аякларын көчкә сөйри-сөйри, купега керде дә, хәлсезләнеп, утыргычка елышты. Р.Вәлиев. Куркудан айнып киткәндәй булган Тәнзилә --- стена буена елышты. З.Фәйзуллин

2) Шуышу, үрмәләү. Бигрәк тә өченче рота солдатлары алга нык елышалар. С.Җәләл. Һәм китте ул, җиргә елыша, елыша, Күкрәк канын тамызып ак карга. Ә лазарет – урман арасында... Ерак әле, ерак аңарга. Ш.Маннур

3) Бик якын килеп хәрәкәт итү. Зенитчыларның яки ракеталы җайланмаларның утыннан котылыр өчен, самолётлар я бик биеккә, стратосферага чаклы күтәрелергә тиеш булалар яки җиргә елышып ук очалар. Казан утлары

4) Кемгә яки нәрсәгә дә булса якын килү, якынаеп урнашу; янына күчеп утыру яки басу. Гармунчы янына елышкан яшьләрдән читтәрәк галифе чалбар күземә чалынып китте. Ә.Гаффар. Фарукҗан сәер абзыйга кызыксынып бер карап алды да, халыкны ерып, тагын да мәйдан уртасынарак елышты. Т.Әйди. Мөгезле эре терлек үкерә, гасабиланып, алгы аягы белән җир тырный башлый, атлар пошкыра, сарыклар, тетрәнеп, бер-берсенә елыша, бөтен җәйләү хәрәкәткә килә. А.Расих

5) Берәрсе күрмәслек итеп, нәрсәгә дә булса сыену, ышыклану, яшеренү. Ләкин Чаев бу ят кешене никадәр генә танып-хәтерләп калырга тырышмасын, ул, шуны сизенгән кебек, гел күләгәгә, караңгыга табарак елышты. З.Фәтхетдинов. Якында елга күренә, ләкин Баязит аңа барып җитә алмады, беренче очраган чокырга сикерде, тузан бөртегенә әйләнердәй булып, җиргә елышты. С.Сөләйманова. Югартын бар нәрсәне изеп, сытып, ватып, чәрдәкләп, әвәләп ишелеп төшкән кар ташкыныннан кыяның тар кыегы астына елышып, үзе аша уздырып җибәргәч, бөтен күкрәге белән тауның сыек һавасын сулап алдымыни. Ә.Гаффар

6) Кемнең дә булса куенына керү, кочаклау яки аңа бик якын килеп басу, сыену (иркәләнеп яки яклау эзләп). Учак янына утыргач, кыз Таһирга елышты: – Сиңа рәхмәт, абый, – дип, аның куенына керде. Н.Акмалов. Ятсытылып, кыерсытылып яшәгән ятим бала, ямансылаган саен, миңа елыша: «Рабига енгәм, нигә минем әсәем юк?» – дип, сулыгып-сулыгып елый торган иде. М.Әмир. Шуны сизгәндәй, мәче үткен тырнаклары белән костюм якасына ныграк ябышты, кешеләрчә бер наз белән Сафинга елыша-елыша, ялварулы аваз чыгарды. Г.Дәүләтказин

7) Кемнең дә булса яклавына таяну, аркалану. Шуңа күрә кем куша, шуңа елыша. Ф.Садриев. Буйсындырылган халыкларның аксөякләре дә Сарай тирәсенә ныграк елышалар. М.Мәхмүтов. Моның өстенә илдә иминлек китеп тора: чирмешләр мәскәүлеләргә елышырга җыеналар. М.Хәбибуллин

8) Берәр яхшы урынга эшкә урнашу. Минемчә, кибет тирәсенә елышсаң, хәзерге заманда бер дә начар булмас, улым. З.Хөснияр

9) Нәрсәгә дә булса бик якын урнашу, янәшә булу. Күл читендәге биек наратлар артына биек койма белән уратып алынган ике катлы мәһабәт бина елышкан. Р.Мөхәммәдиев. Тәрәзәләргә сирень куаклары елышкан. Р.Кутуй

Елыша бару Әкрен генә елышу, елышканнан-елышу, торган саен ныграк елышу. Кызы, аның саен атасына елыша барып, аның тезенә башын куеп, тыныч кына әйтте. Р.Батулла. – Син әйт кенә, – диде Шәмсүн, Гөлфинурга елыша барып, – мин сиңа бөтенесен эшләрмен. А.Вергазов

Елыша башлау Елышырга тотыну

Елыша бирү Һаман да елышу, елышуын дәвам итү

Елыша төшү Бераз, аз гына, тагы да елышу. Кызлар, аналарына елышкан иркә балалар кебек, хискә бирелеп, Фәрхана апага елыша төштеләр, берсе бер яктан, икенчесе икенче яктан аның күкрәгенә капландылар. Н.Фәттах. Светлана, Озерцовка елыша төшеп: «Әнә теге өч егет безнең арттан килмиләрме?» – диде. Р.Мөхәммәтҗан. Кулларымны угалап, учакка елыша төштем. Р.Сибат

Елышып бару к. елыша бару. Габделфәрт, Эляга елышып барган җиреннән, берникадәр читкә авышты. Х.Ибраһимов

Елышып йөрү Һәрвакыт якында булу, елышырга тырышу. Активист булып, стена газетасы чыгарып, безгә елышып йөри иде... Х.Камалов

Елышып китү Кинәт елышу. Ничектер бервакыт ул бөтен гәүдәсе белән миңа якын ук елышып китте. Ф.Әмирхан

Елышып калу Кемгә яки нәрсәгә дә булса елышкан хәлдә булу, елышырга өлгерү. Аларны ул елларда «сундук» дип йөртәләр, алар, «гражданкада» – авыр тормышта яшәүдән куркып, көненә өч мәртәбә ашата һәм даими рәвештә киендерә торган җирдә елышып калган кешеләр иде. М.Мәһдиев. Эреле-ваклы ак һәм соры боз кисәкләре, бер-берсен куышып, каядыр алга, алга омтылалар, кайбер кечерәк, көчсезрәк бозчыклар зур бозлар арасыннан бөтерелеп килеп чыгалар да ярга елышып калырга тырышалар, кайберләре елышып калалар да. Ә.Фәйзи

Елышып кую Искәрмәстән бераз елышу. Шунда Мәмдүдә, үзе дә сизмәстән, куркынган нарасый кебек, иренә елышып куйды. Ә.Фәйзи

Елышып тору 1) Һәрвакыт, гел елышкан хәлдә булу, бер-беренә якын ук тору. Озын буйлы, карашы да ипле, ояла да белә, күзләре дә Котбыйныкы шикелле бер-берсенә елышып тормыйлар. М.Хәбибуллин

2) Һәрвакыт, гел кемгә яки нәрсәгә дә булса елышу, сыенган булу. Алар инде шактый аралашып өлгергән, шуңадырмы, кыз Саҗидә янынарак елышып тора иде. Н.Акмалов

3) Әле, хәзер, сөйләү моментында елышкан булу. Алар, абый белән эне кебек, беркавым бер-берсенә елышып тордылар. Р.Сибат



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә