ЕЛЫШТЫРУ ф. 1) Бер-беренә якын китерү, араны якынайту; якын итеп кую. Милиционер «Медицинский справочник»ларны Мотаһирга таба этәрде, ә кара тышлы дәфтәрне үзенәрәк, өстәл читенәрәк елыштырды. Р.Кәрами. Ачык йөк машинасының шәрә кузовына, селкенә дә алмаслык итеп, кырык кешене бер-беребезгә елыштырып утырттылар. Г.Тавлин 2) Янтаю, бөкрәю. Гәүдәңне таугарак елыштыр, әйләнеп китә күрмә! Р.Фәйзуллин 3) диал. Якынайту, ияләштерү. [Әптерәй] Ишекне бикләп, аркылы такта сукты. --- Соры мәче боегып кына бер читтәрәк утыра иде. – Син, Гатифә, мәчене үзегезгә елыштыр инде, – диде Сирай бабай. Г.Сабитов Елыштыра бару Берсе артыннан берсен елыштыру, һәрберсен бер-бер артлы елыштыру Елыштыра бирү Һаман да бер якка елыштыру, елыштыруын дәвам итү. Мондый хәлне күрмәгән әтәч, зур, көчле гәүдәсен елыштыра биреп, урам якка сыпырта. З.Зәйнуллин Елыштыра төшү Бераз, тагы да елыштыру Елыштырып бетерү Берәр нәрсәгә бик якын итеп, ара калдырмыйча терәтеп елыштыру Елыштырып кую Елыштырган хәлгә китереп калдыру. [Апалар, җиңгиләр] Түгелмәсен дигәндәй, сөт тулы чиләкләрен сак кына ак алъяпкычларына таба елыштырып куйдылар. Р.Мөхәммәдиев Елыштырып тору Әле, хәзерге вакытта елыштыру |