ЕЛЫК-ЕЛЫК иярт. 1. Нур сибү, ялтырау, җемелдәү рәвешен белдерә. Якынлаша барган саен, Казан да ачыклана бара – чиркәүләр бик күп икән, алтын гөмбәзләре, елык-елык, нурда уйныйлар. Ә.Еники

2. рәв. мәгъ. Нур сибеп, ялтырап, җемелдәп. Ул үзенең матурлыгы, көрлеге белән, куе кара ялларының, атлаган саен, әнә шулай дулкынланып елык-елык җилфердәве, муенының дугадай бөгелеп килүе белән, җирән байтал яныннан горурланып узды. Г.Бәширов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә