ЕЛЫЙ-ЕЛЫЙ рәв. 1) Елап, күз яшьләре белән. Ипләп кенә Халитне сәкегә салды да елый-елый ипи кисеп булашкан хатынының кулыннан пычагын алды ---. З.Зәйнуллин. Әни кеше моңа чиксез куана һәм Вәлиевкә рәхмәтләрен мең тапкырлар әйтеп чыгып китә дә зиндан капкасына таба елый-елый йөгерә. Ф.Яхин. Янына барсам, ныграк елый башлый, бармасам, елый-елый да, тынычланып, йоклап китә. Г.Гыйльманов 2) күч. Теләмичә, үз-үзенә каршы килеп, авырлык белән. Мин елый-елый имтихан биргәндә, ирем шакката иде. Безнең гәҗит. Мәсәлән, Малогвардейская урамында яшәүчеләр елый-елый күченә. Ватаным Татарстан |