ЕЛЪЯЗМАЧЫ и. 1) Елъязма (1 мәгъ.) язучы. – Борынгы елъязмачылар безгә караганда бик күпкә акыллырак, күп тапкырлар гаделрәк булган, – дип башлады Таһир сүзен. Н.Акмалов. Юл йөргәндә, олылар ни сөйләсә, ни маҗарага тап булсалар, Зөннар шуны яза йөрде. Ул Сафа ханның елъязмачысына әверелде. Р.Батулла 2) күч. Заман, чор вакыйгаларын матур әдәбият әсәрләрендә чагылдырып баручы язучы яки журналист. Халык, милләт булып сакланып калырга телибез икән, иҗат кешеләренең, шул исәптән заман елъязмачылары – язучыларның кадерен белик! Мәхмүт Әхмәтҗанов |