ЕЛЪЯЗМА и. 1) Ил, шәһәр яки берәр төбәкнең тарихи вакыйгалары турында даими теркәлеп барылган еллык язма; шундый язмалардан торган китап. Н.Я.Бичурин Кытай елъязмасы «Вейшу»дан төркиләрнең Бодынинли исемле башы шәрә биек тауны изгеләштерүләре хакындагы хәбәрне китерә. Г.Дәүләтшин. Әй, ни генә дисәң дә, Сафагәрәйнең тәхеткә кайтуы – олы җиңү, елъязмалар бизәге булырлык бөек вакыйга. Ф.Латыйфи. Елъязмалар фәлән-фәлән елларда коточкыч хәлләр булуны аеруча басым ясап әйтергә һич тә онытмаганнар. Могҗизалар энциклопедиясе

2) Басылып чыккан яңа китаплар турында белешмә биреп бара торган (атналык, кварталлык, еллык) библиографик журнал. 1930 елдан Китап палатасы чыгара башлаган «Китап елъязмасы» (хәзерге «Татарстан Республикасы матбугат елъязмасы») да әнә шул максатка [нәшер ителгән барлык басма продукцияне туплау, библиографик эшкәртү һәм саклау вазифасына] хезмәт итә. М.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә