ЕЛТЫР-ЕЛТЫР иярт. 1. к. елтыр. Елтыр-елтыр май кайный. Н.Исәнбәт

2. рәв. мәгъ. Елтырап, ялтыравык нурлар уйнатып, җемелдәп. Кызларның, хатыннарның алъяпма бавы берлә нечкәләнгән билләре өстеннән язгы ак су кеби агып төшкән озын сачтакмалары ---, кулларындагы нечкә үткен уракның селкенүе берлә селкенеп, кояшка каршы елтыр-елтыр уйныйлар ---. Г.Исхакый. Җәйге кояшлы көндә тирән яр төбеннән көмештәй инешнең елтыр-елтыр уйнаклавын күрерсең. Ф.Сафин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә