ЕЛТЫРА’У ф. 1) Ялтырау, җемелдәү, нур чәчү. Юл буендагы үләннәрдә чык тамчылары елтырый. Н.Фәттах. Аның йөзе балкый, чем-кара мыеклары астыннан ап-ак тешләре елтырый. Ф.Латыйфи

2) күч. Берәр төрле хис белдереп очкынлану. Кечкенә күзләре куаныч белән елтырыйлар. Ә.Еники. Ул, кызның күңеле тулгандыр, елый торгандыр дип уйлаган иде, әмма, якынрак килгәч, аның күзләре күмердәй елтыраганын күрде. М.Маликова. Елмаябыз, яшьлегебез безнең Киләчәктә озак яшәр дип. Күзеңдә тик елтырый сары моңмы, Мөлдерәмә торган яшьләрме. Ә.Баянов

3) күч. Майланган шикелле ялтырау (йөзгә, күзгә чыккан исереклек билгесе). Азрак төшереп тә алган үзе, күзләре елтырый. Ф.Хөсни. Балчык кувшиннардагы шәраб кимегән саен, Касыймның күзләре ныграк елтырый, сүзләре кими. Ф.Латыйфи. Аның аракы эчүдән һәм кайнар ризык ашаудан тирләгән йөзе хәтәр елтырый иде. Ф.Садриев

Елтырап алу Кыска вакыт эчендә, азга гына елтырау. Асяның зәңгәрсу күзләре зураеп ачылды, күз аклары көмештәй елтырап алды. Х.Камалов

Елтырап китү Кинәт, көтмәгәндә елтырау. Егетләрнең аракыны эчә белүләре немецка ошады булса кирәк, кечкенә күзләре, караңгыда утырган мәченекедәй, елтырап китте. Ә.Еники. Рәхмәтинең күзлек пыялалары елтырап китте. Ш.Маннап

Елтырап кую Кыска вакытка, азга гына елтырау. Аның әйләнеп төшкән калын кабаклары астындагы кысык күзе хәтәр елтырап куйды. Ф.Хөсни

Елтырап тору Һәрвакыт, гел елтырау. Кашлары нечкә һәм матур, ләкин аның маңгаена әле генә, менә шушы арада гына сызылгандай --- бер-ике генә бөртек ак чәче елтырап тора иде. Г.Бәширов. Компания агенты буыла-буыла йөткерә, күзләре бизгәктән елтырап тора. Д.Лондон

Елтырап яту Елтыраган хәлдә булу; тыныч бер иркенлектә булу. Аста Зәйчә инеше елтырап ята. Бакчада гаҗәеп агачлар, гаҗәеп гөлләр үсә, түгәрәк күлләр елтырап ята, чылтыр-чылтыр, чишмәләр агып тора. Ә.Еники

Елтырый башлау Елтырарга тотыну. Хәдичә хатын янә Айбибигә килеп сыенды һәм елтырый башлаган күзләре белән хан кызына карады. М.Хәбибуллин. --- иң элек аның йөзе көләчләнде, шуннан бу аның күзләренә күчте, иреннәре ярым ачылып, тешләре елтырый башлады. Д.Бүләков

Елтырый бару Торган саен ныграк елтырау

Елтырый бирү Һаман да елтырау, елтыравын дәвам итү. Чү! Кемнең анда күз төпләрендә яшь тамчысы елтырап китте? Күрмәгез, елтырый бирсен. И.Гази

Елтырый төшү Тагын да ныграк елтырау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә