ЕЛТЫРАТУ ф. 1) йөкл. юн. к. елтырау. Аннан беркадәр калышып, погоннарын, китель төймәләрен, күкрәгендәге гвардия значогын елтыратып, озын буйлы чибәр лейтенант килә иде. Н.Фәттах. Күземне йомар хәлем юк, әллә кайдан гына килеп чыга да тешләрен елтыратып көлеп тик тора. Ф.Хөсни 2) Берәр нәрсәнең өстен ялтыраганчы чистарту, шомарту; матурлау. Зәйтүнә кыска җиң бөрмәсеннән кулъяулыгын алды да велосипедны елтыратып сөртергә кереште. М.Маликова 3) күч. Күзләрне очкынландыру; уйнакландыру, мутландыру. Шаян күзләрен елтыратып, Гайнанның ачык изүенә, таралмаган бөдрә чәченә карап торды. Г.Бәширов Елтыратып алу Кыска вакыт эчендә, тиз арада елтырату. Билге тешләрен елтыратып алды. Б.Рәфыйков Елтыратып кую Елтыраган хәлгә китерү Елтыратып тору 1) Һәрвакыт, гел елтырату 2) Сөйләү моментында, әле, хәзер елтырату. Алардан бераз арттарак беренче күрүдә үк егетнең йөрәгенә ут салып өлгергән Заһидә коңгырт күзләрен елтыратып тора. Ф.Сафин. Эх, мәлгунь, алтын тешен елтыратып тора бит әле, җитмәсә! Ф.Баттал |