ЕЛТЫР иярт. 1. Ялт-йолт ялтырап, җем-җем итеп җемелдәп тору рәвешен белдерә. Иртән үләннәрдә, энҗе сипкән кебек, елтыр тамчылар җемелди 2. с. мәгъ. 1) Елтыравы, җемелдәве белән күзгә бәрелеп торган. Ул, чыннан да, башка иде шул: аякта елтыр ботинка, өстә «шәһәрски» күлмәк-чалбар. Р.Низамиев. Еракларга сузылып киткән елтыр юеш рельслар, күперләр, юл кырыендагы кечкенә өйләр, сарайлар, поезд артыннан, байтак вакытка кадәр тынычлана алмыйча, гүләп, жуылдап торалар. Г.Бәширов. Шунысы истә калган: күз төбендә мин аның нәни генә елтыр тамчы яшь бөртекләре күрдем. Р.Сибат 2) күч. Очкынланып, ялтырап торган, бик хәрәкәтчән. Әҗәм картны кара мыеклы, зур елтыр күзле, гаскәриләр киемендәге чибәр егет сурәте алыштырды. Ф.Латыйфи. Ул [Микәй] да үзенә текәлгән елтыр күзләрнең кадерен белергә тели торгандыр. Р.Мөхәммәдиев. Каш-керфекләре астыннан елтыр күзләренең очкыны чагылып-чагылып кала. С.Шәкүров 3) күч. Үткен; хәйләкәр, мут. Бик үткен, елтыр егет күренә |