Е’ЛТ ИТҮ ф. 1) Бик тиз генә, тиз арада күренеп, селкенеп, чагылып китү. Каршындагы куаклык арасында, елт итеп кенә, ниндидер саргылт нәрсә күренеп алды. Г.Бәширов. --- чибәр кызлар икенче почмакта бертуктаусыз сөйләшәләр, көлешәләр һәм, сирәк-мирәк булса да, елт итеп, егетләр ягына күз аталар. Р.Сибат 2) Яп-якты булып, балкып алу, ялт итү. Өй тәрәзәсеннән, елт итеп, ут күренә. С.Җәләл |