Е’ЛТ-ЕЛТ ИТҮ ф. 1) Елтырау; якты нурлар уйнатып җемелдәү. Бал-май ашар үзләре, Елт-елт итәр күзләре. Такмак. Минем манто елт-елт итә. Г.Афзал 2) Хәрәкәт вакытында тиз-тиз йөрү, күренеп китү, күзгә чалынып калу. Имән бармагына тишекле-тишекле уймак кигән сөякчел кулы елт-елт итеп тукыма кисәге өстендә йөри. М.Галәү |