ЕЛТ иярт. 1. Эш-хәрәкәтнең бик тиз, кинәт башкарылу рәвешен белдерә. [Басыйр Бариевич] Очлы ияген каккандай итеп исәнләште, машина ишеге кинәт елт ачылды, төргәк кулдан-кулга күчте. А.Гыйләҗев

2. рәв. мәгъ. 1) Зур тизлек белән, тиз генә, җәһәт. Мингазый абый елт кына миңа карап алды. М.Кәрим

2) Тиз һәм кискен хәрәкәт белән, импульсив рәвештә, кинәт, капыл. Сафа елт кына урыныннан сикереп торды да карчык янына барды. Ю.Әминов. Мирсәет исә елт кына аның өстенә үк менеп атланды. Р.Мөхәммәдиев

3. хәб. функ. Кинәт кенә, көтмәгәндә зур тизлек белән юкка чыгу. [Балыкны] Ачык калдырсаң, сикерә-сикерә, сикерә дә – елт! Ш.Камал



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә