ЕЛМАЮЛЫ с. Йөзенә елмаю билгеләре чыккан, елмаеп торган; ягымлы, күркәм булган. Ул, үзенә ике яктан бөгелгән бүрекле башларга, дага сакалларга, елмаюлы йөзләргә игътибар итмичә, туп-туры Нәҗипкә каршы китте. А.Гыйләҗев. Инде Сәгыйдулланың калын мыегына да соргылт төс кунды, үзе көлмәсә дә, һәрчак елмаюлы булган күзе эчкә батып, уйчанланып калды. Ә.Гаффар



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә