ЕЛМАЮ ф. 1. 1) Шатлану, канәгатьләнү, риза булу һ.б.ш. хисләрне, йөз (ирен, күз) хәрәкәтләре ясап, тавышсыз белдерү; көлемсерәү, авыз еру. Интизар мәгънәле итеп елмайды да урынына утырды. Р.Вәлиев. Бар күзләрдә елмаю һәм җылы күрәм --- Авылымны хәтеремә ныграк үрәм. С.Гәрәева 2) күч. шигъ. Ай, кояш, йолдыз һ.б. яп-якты булып, балкып, нур сибеп тору. Көмеш ай елмайган кичләр тупыллар түбәсендә. Г.Афзал 3) күч. Ялтырау, җемелдәү. Бары тик ак клавишлары гына, ап-ак тешләргә охшап, елмаеп, балкып тора. Р.Вәлиев 2. и. мәгъ. Нинди дә булса хис-тойгыны яки кемгә-нәрсәгә булган мөнәсәбәтне белдерү өчен ясалган көлүгә охшашлы йөз (ирен, күз) хәрәкәтләре. [Сәет] Һәр авазга җавап биргәндәй, башын селкеп, «ыһы, ыһы, ыһы» дияргә кереште, саргылт мыегы астыннан, ялтырап, ак тешләре күренде, битенә канәгать елмаю чыкты. Ф.Латыйфи. Кояш елмаюын тойган урам рәхәтләнеп ята. Ә.Баянов. Елмаюы күңелгә рәхәтлек биреп тора. Н.Хәсәнов Елмаеп алу Кыска вакыт эчендә, аз гына елмаю. Дилбәр, язучы ягына карап, «Менә күрдегезме, нинди юк-барга ышаналар!» дигәндәй, иңбашларын сикертеп, елмаеп алды. Г.Бәширов. Факиһә нәкъ теге елдагыча итеп елмаеп алды. М.Мәһдиев Елмаеп җибәрү Кинәт, көтмәгәндә елмаю. Кичәге ачуымны искә төшереп елмаеп җибәрдем. Ш.Усманов. – Сүзне бушка сибә торган гадәт юк анысы. Килештекме, – дип, авыз читләреннән төкерек чәчеп елмаеп җибәрде ул [Нәҗип]. Р.Мөхәммәдиев. Аннары, үзе дә сизмәстән, авыз тутырып елмаеп җибәрә. Р.Вәлиев Елмаеп кую Кинәт һәм кыска гына елмаю. Фидая үзалдына елмаеп куйды: «Сөйләсеннәр, әйдә! Эшләре генә уң булсын!» М.Маликова. Әминә белән бокаллар чәкештергәндә, инде күптән күргән төшем искә төшеп, елмаеп куйдым. Р.Вәлиев. Шофёр халкы кояшлы көн сыман итеп елмаеп куя. Ә.Баянов Елмаеп тору 1) Һәрвакыт, гел елмаю. Күк йөзе төсле якты түшәмнән, кояш кыйпылчыгына охшап, сүрән лампочка елмаеп тора. Р.Вәлиев. Ул чәчәк һаман синең йөзең кебек елмаеп тора. Н.Дәүли 2) Сөйләү моментында елмайган хәлдә булу. Фатыйма, нәрсә әйтергә белмичә, алдына караган килеш елмаеп тора иде. Ш.Камал Елмая бирү Һаман елмаю, елмаюын дәвам итү. Нәсимә, елмая биреп, кнопкага гына басты һәм үз-үзенә дәшкән сыман: «Ач инде тизрәк!» – дип куйды. М.Вәли-Барҗылы Елмая төшү Бераз, җиңелчә елмаю. Ул бертуктаусыз үзенең матур күзләре белән Мәрьямгә карый да, бик аз гына елмая төшеп, йөрәгенең әллә кай җиреннән кайнап килгән бер тойгысын сөйли. Г.Ибраһимов. Фидая, елмая төшеп: – Эш бармый әле, – дип көрсенеп куйды. М.Маликова. – Һәй, абзый кеше, – дип, чертләтеп читкә төкереп алды бригадир һәм канәгать елмая төшеп тезеп китте. – Билләһигазим, сәер кеше икән син... Р.Мөхәммәдиев |