ЕЛМАЕШУ ф. Ике яки берничә кеше үзара бер-берсенә карашып елмаю. Давыт читтән генә аларның биегәнен, сөйләшкәнен, елмаешканын күзәтеп торды. М.Маликова. Бер-беренә елмаешып, нидер сөйләшәләр. Н.Хәсәнов Елмаеша башлау Елмаешырга тотыну. Гаҗәеп бу адашлыктан кызык табып елмаеша башлыйбыз. Р.Батулла Елмаешып алу Тиз арада, кыска гына елмаешу. Бик озак тын торгач кына берсүзсез елмаешып алдык. Г.Исхакый Елмаешып кую Бер тапкыр елмаешу. Бу сүз уйнатуга, бар да елмаешып куялар. Ә.Фәйзи. Зал халкы, үзара пышы-пышы сөйләнеп, бер-беренә елмаешып куйдылар. Г.Ибраһимов. «Кызык» диюгә үк, кызлар дәррәү елмаешып куйдылар. Р.Вәлиев Елмаешып тору Бертуктаусыз, һәрвакыт елмаешу. Тыйнак кына утырырлар, Елмаешып торырлар. Р.Миңнуллин. Егет белән кыз елмаешып кына тора. Ш.Галиев |