ЕЛМАЕП-КӨЛЕП рәв. Шаярып, уйнап; елмайган, көлгән булып. Җәен Бөгелмәдән машинасына утыртып кайткандагы кебек, бәлки, елмаеп-көлеп кенә, тагын кул салып карарга җай эзли торгандыр? Г.Бәширов. Иртән эшкә килгәндә, вахтадагы каракучкыл егет янында басып тора идең, мине күргәч, аның белән елмаеп-көлеп үк сөйләшә башладың. Ә.Баянов. Кичтән кәеф-сафа коргандагы шикелле елмаеп-көлеп кенә, тикшерүче сорауларына җавап бирәләр. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә