ЕЛЛЫК с. 1. 1) Төгәл бер ел өчен каралган, бер ел эчендә үтәлергә тиеш булган. Еллык күрсәткечләр буенча, ул узган ел совхозда да беренче урынны алган иде. М.Мәһдиев. Ваклап түләгән өчен, еллык процент та түләргә кирәк. В.Юныс. Еллык норма 10–15 китап тәшкил итә. Мәдәни җомга 2) Бер елга исәпләнгән, бер елга җиткән, җитәрлек булган. Үткен сәүдәгәр бу базарда еллык мая туплый, малын алыштыра, бәхәсләшә, тарткалаша, сата, ала, алдый, алдана. Ф.Латыйфи. Малайлар --- җәйләрен еллык утын кисеп яру, печән әзерләү --- кебек эшләрне бөтенләе белән үз кулларына алалар. Р.Төхфәтуллин. Ул, беләсең килсә, үзенең түш кесәсендә генә дә синең еллык зарплатаң хәтле акча йөртә! Н.Акмалов 3) Бер ел эчендә башкарылган. 2002 ел ахырында һәм 2003 ел башында барлык җирле үзидарә советлары рәисләре үзләренең еллык эшчәнлекләре турында халык җыеннарында хисап тоттылар. Т.Нәҗмиев. Колхозның еллык уңышлары өчен унбиш мең сум премия бирелгән. Р.Сибат. Әхмәтсафа статистика бүлегенә ел ахырында килгәнгә, еллык исәп-хисап, бөтен мәгълүматларны мәркәзгә җибәрү дә аның өстенә өелде. Ф.Сафин 4) Бер ел булган, бер елга каралган. Айлык түгел, еллык түгел – Гомерлек яр булаем. Җыр. Ладога суының еллык тирбәлеше алай зур түгел, тик бер метр чамасы гына. А.Муранов. Кояшның еллык хәрәкәткә ия булуын инде борынгы астрономнар да белгәннәр. Астрономия 5) Елга бер тапкыр чыга торган // Елга бер тапкыр уздырыла торган. «Җим чәчәк» – --- яшьләрнең еллык йоласы. Сөембикә 6) Бер ел эчендә барлыкка килгән, формалашкан. Хәйретдин түмәрдәге еллык боҗраларны санарга кереште. Я.Хамматов 7) Саннар белән килгәндә: шул сан күрсәткән елга исәпләнгән, җитәрлек булган яки шул вакыт дәвамында башкарыла торган. [Искәндәров:] – Сөт буенча ярты еллык планны үтәү бик авыр булачак, – дип сөйләп китте. М.Маликова. Шулай да барыбер бер атна эчендә өч еллык материалны кабатлап бетереп булмас, әйдә, су коенып килик. М.Юныс // Шул ел эчендә тупланган. Көймәче ишкәкләрне үзенә алды, гомер иткән чал картның Зур Суда бер еллык кына булса да тәҗрибәсе бар иде. З.Хөснияр. Яшь хәдим әле --- мең-мең еллык белем, тәҗрибә тупланган, борынгыларның бүгенгеләргә җиткерәселәре язып калдырылган ул акыл хәзинәсенең кыйммәтен тулы дәрәҗәсендә күз алдына китерә алмый иде. Ф.Латыйфи. Минем бит, дигән, унике еллык эш тәҗрибәм бар. Г.Бәширов 8) Шул сан күрсәткән яшьтә булган, шул ел үскән, шул ел яшәгән. Аның күкрәвеннән арысланнар калтыранып, ул чыгарган давылдан мең еллык калын имәннәр сыгылмыйлармы? Г.Коләхмәтов. Урманнарында меңәр еллык карт наратлар, чыршылар, җәен-кышын яшәреп, шаулашып утыралар. Г.Ибраһимов. Менә мин дә җитмеш еллык гомеремнең илле елын сездә уздырган идем. Т.Гыйззәт 9) Нинди дә булса вакыйгага ничәдер ел үткән, тулган. – Бу безнең мәхәббәтнең бер еллык юбилеена миннән бүләк булсын, – дип пышылдады. Д.Каюмова. Районыбыз газетасы үзенең 75 еллык юбилеена әзерләнә. Т.Нәҗмиев. Тукайның 90 еллык юбилее вакытында, ул [Хәсәнов] Арчага атнасына ике мәртәбә кайтып йөрде. Г.Ахунов 2. рәв. мәгъ. Саннар һәм яшәрү, картаю фигыльләре белән килгәндә, сан күрсәткән елга тиң дәрәҗәдә, шул күләмдә, шуңа торырлык. [Әхмәтҗан:] Синең хатыңны алгач, хафамнан, өч көн эчендә ун еллык картайдым. Г.Камал 3. и. мәгъ. 1) Уку елында дүрт чирекнең нәтиҗәләреннән чыгып, гомуми билгеләр куела торган ахыргы өлеше. Урыс теленә җитәрлек дәрәҗәдә игътибарлы булмаган укучыларны ул әледән-әле чиреккә, еллыкка «начар» кую белән, икенче елга класста утыртып калдыру белән куркыта. Н.Фәттах 2) Нинди дә булса вакыйгага шул көннән алып ничәдер ел үтүен, тулуын билгеләп үтә торган дата. Октябрьнең 12 еллыгы уңае белән, шул яңа клубта доклад һәм спектакль булачак иде. М.Гали 3) еллыгы тарт. форм. Бер ел өчен исәпләнгән нәрсә (мәс., хезмәт хакы). Имеш [Сабир], --- авылга кайтып, еллыгы егерме сум торган ялчылар белән беррәттән сабан сөреп йөрсен! Г.Ибраһимов |