ЕЛЛАРДАГЫ’ЧА рәв. Үткән елларда булганча, моңарчы кабатланып килгәнчә, гадәттәгечә. Бу ел ноябрь ае керде. Ләкин Русия кояшы бүтән еллардагыча нурын киметми, дөнья йөзенә, чыраен сытып, салкынлык бирергә ашыкмый. Г.Тукай. Сәет тә моңа ышана, элек еллардагыча, урыс Казанга килеп җиткәнче үк таркалып качар дип өметләнә иде. Ф.Латыйфи |