ЕЛЛАП рәв. 1) Ел дәвамында, һәр ел саен. Еллап түгел, айлап-көнләп алга бара бит хәзер тормышыбыз. Р.Төхфәтуллин

2) сир. к. еллыклап. [Шаһибәк] Юаш, акыллы күренгәнгә, аны [Байморзалар] кайтармыйлар, еллап хезмәткә яллыйлар. Г.Ибраһимов

3) Саннар белән килгәндә, җөмләгә «чама белән, якынча» дигән төшенчә өсти: «... ел чамасы», «... елга якын». Ниса кайнанасы белән ике еллап яшәп калды. М.Хуҗин. [Әти] Сигез еллап югалып торган, әллә диңгез, океаннар кичеп йөргән инде. Р.Кутуй. Башта Фәйзулла абый үзе, аннан аның карчыгы вафат булганнан инде унбиш-егерме еллап вакыт узган. Н.Хәсәнов

4) Ел буена, еллар буена

5) күч. Бик озак. [Шәмсия иренә:] Бар, алайса, еллап йөрмә, мин хәзер мичкә ягам. Т.Гыйззәт



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә