ЕЛКЫЛДА’У ф. Берәр нәрсәнең өслегендә яктылык нурлары кире чагылып ялтырау; җем-җем килү. Керфекләр майлы суда чылаткан кебек елкылдый. Р.Батулла. Ерак түгел, атлас тасмадай елкылдап, зур су җәелеп ага. Ф.Бәйрәмова

2) Ялтырап, уйнаклап тору, елтыр булу. Ыруг җирләре күп, хәтта чикләре дә мәгълүм түгел: болын-тугайларында елкылдап чапкан елкы көтүе; елга-күлләрендә балык, кондыз; аюлар гына менгән карт юкә, имән куышларында кыргый корт балы... Х.Сарьян

Елкылдап алу Кыска вакыт эчендә, тиз арада елкылдау. Кулына бәйләнгән сәгате елкылдап ала. Р.Батулла. Ут яктысында йокычанның сары туны бер елкылдап алды да... сәйлән күзләр юкка чыкты. М.Рәфыйков

Елкылдап калу Берәр тәэсирдән елкылдаган хәлгә килү. Төп корпусның паркет идәннәре көзгедәй елкылдап калды. М.Хәсәнов

Елкылдап китү Кыска вакытка, кинәт, ара-тирә елкылдау. Өстән төшкән яктылыкта чәче, бер борылганда, ничектер җай килеп, куе коңгырт ефәктәй затлы төскә кереп елкылдап китте. Г.Бәширов. Мизгел эчендә елкылдап киткән ул караш кызгану түгел, ышаныч белән тулы иде. Р.Мөхәммәдиев

Елкылдап кую Бер тапкыр елкылдау

Елкылдап тору 1) Бертуктаусыз елкылдау; һәрвакыт, гел елкылдау. Тирәк яфраклары балавызланган шикелле елкылдап тора. М.Юныс. Язның көмеш кояшы астында бөтен дөнья елкылдап тора. М.Хәсәнов

2) күч. Мал-туарның симезлеге күренү, көрлеге беленеп тору. Тимерхан Шәехеч --- бүлмәләрнең дәү йозакларын ача һәм нәфис гәүдәле, елкылдап торган сылу атларны коридорга җитәкләп алып чыга. Ф.Сафин. Атлары симезләр, елкылдап торалар, аклы-каралылары да, аклы-сорылы төстәгеләре дә бар. Г.Ахунов

3) күч. сөйл. Киемнең кыйммәтле, затлы, яңа булуына ишарәләү. Рашатның өстендә чем-кара кыйммәтле костюм-чалбар, кофе төсендәге күлмәк, муенында куе зәңгәр галстук, аякларында елкылдап торган шундый ук кара төстәге затлы туфлиләр. Ф.Садриев

Елкылдап яту Әле, хәзер елкылдаган хәлдә булу. Кызыл бәрхет эчендә ак тимер җәзбә, каләмнәр елкылдап ята иде. М.Маликова

Елкылдый бару Торган саен ныграк елкылдау

Елкылдый башлау Елкылдарга тотыну

Елкылдый бирү Елкылдавын дәвам итү

Елкылдый төшү Бераз елкылдау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә