ЕЛКЫЛДАТУ ф. 1) Ялтырату, якты нурлар сибү, нурлар уйнату. Махсус машиналар, түбәләрендәге шәмәхә утларын елкылдатып, күңелдәге шомны тагын да арттырып, шул ук вакытта ниндидер ышаныч та биреп, гөрләп узып киттеләр. М.Маликова. Диңгез тубыктан аңа хәзер, күкрәгендәге орден-медальләрен елкылдатып, җиңел машинада район буйлап җилдерә. Г.Тавлин

2) Берәр нәрсәнең өстен ялтыраганчы чистарту, шомарту; матурлау. Ботинканы елкылдату

Елкылдата башлау Елкылдатырга тотыну

Елкылдата бирү Елкылдатуын дәвам итү

Елкылдата төшү Тагын да бераз елкылдату

Елкылдатып алу Тиз генә, кыска вакыт аралыгында елкылдату

Елкылдатып йөрү Әле, хәзерге вакытта, күз алдында елкылдату. Көрән күк йоннарын тыйнак кына балкыган кояшта елкылдатып йөрүче бу изге җан ияләренең тавышлары да ниндидер серле, моңлы һәм шаукымлы икән. Г.Гыйльманов

Елкылдатып кую 1) Аз гына, бер тапкыр елкылдату. Болыт арасыннан чагылып киткән кояш роза таҗларындагы чык тамчыларын елкылдатып куйды. Казан утлары

2) Елкылдаган хәлгә китерү; алдан ук елкылдату. Туфлиләрен кичтән елкылдатып куйган иде

Елкылдатып тору Һәрвакыт, әледән-әле елкылдату. Талант бит ул – ат, атны да бит тәрбия кылырга кирәк: ашатырга-эчертергә, юып, ялын тарап, елкылдатып торырга кирәк. Р.Батулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә