ЕЛКЫ и. 1) Ат. Дөньяны күп күргән, күп елкы асраган картлар колынның да, туганда башка төстәрәк булса да, әзрәк үскәч, алмачуарга әйләнәчәген алдан беләләр икән. Г.Ибраһимов. Балчык белән сыланган мондагы иске сарай кайчандыр бер байның елкылар абзары булган. Ч.Айтматов

2) Иркендә, утлауда йөргән ат. Биек тауның башларында елкы йөри көтүсез. Җыр

3) Эшкә җигелмичә, иркендә йөртеп, сугымга дип симертелгән ат; сугым аты. Тауда ятты, тай бакты, Кырда ятты, куй бакты, Елкы бакты – кол булды, Өстендә ямар тун булды. Дастан. Башкорт елкы ите генә ашый, җәен – кымыз, ә кышын сары май эчә, ашына корт яки катык ката. Р.Камал. [Габдулла:] – Симез генә елкы ите үлчәп җибәрсен әле дигән иде дәү апа, – диде. Ә.Фәйзи



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә