ЕЛДЫРЫМ и. 1. 1) Җәй көне, арыш өлгергән вакытта, кичләрен, төннәрен бик еракта – офык читендә күренә торган күкрәүсез яшен чаткысы; аҗаган. Оренбург төбәгенең иркен дала ягы авылларында ул күк күкрәүсез яшен елдырымны, никтер, «рәшә уйнау» дип атыйлар. А.Хәмидуллин 2) диал. Яшен. --- бөтен тирә-якны сызылып яктырткан елдырым балкышындагы төсле [күзаллады]. Т.Әйди 3) Нинди дә булса утлар уйнау чагылышы. Дөм караңгы төн, туплар гөрселди, офыкта утлар елдырымы чагылып китә, ә җирнең калтырап куйганын аяк табаннары гына сизә. Х.Камалов 4) күч. Берәр өлкәдә аз вакыт эчендә эз калдырган күренекле кеше. Үзе дә әдәбият тарихында якты эз калдырган, мәдәниятебез күгендә беренче рәшә, беренче елдырымнардан булган олы әдип Фатих Кәрими шагыйрь турында мондый сүзләр язып калдырган ---. Л.Хәмидуллин 5) күч. Көтмәгәндә һәм тиз арада булып алган нинди дә булса физик яки рухи халәт, психик күренеш. Уттай кайнар елдырым аркасын пешереп узды. Х.Камалов. Теге вакытта тәрәзә ваткандагы кебек, тәнемнән кинәт чиксез бер рәхәт елдырым йөгереп узды. С.Хафизов 2. с. мәгъ. күч. Елгыр, җитез, өлгер; хәрәкәтчән. Мин Зөһрә туташ белән сөйләштем. [Гарифҗан:] Сөйләштең? Елдырым егет икән син. Н.Исәнбәт |