ЕЛДЫРУ ф. сөйл. 1. Берәр әйбергә төбәп ыргыту яки шуңа таба шудырып җибәрү. Хәлим, бик каты кизәнеп, бер таш кисәген кыекка таба елдырды. И.Гази 2. елдырып рәв. мәгъ. Җәһәт, җәлт, бик тиз. Ала тәкәгә атланып, елдырып кына узсаң, теге якта җитмеш хур кызы кочагын җәеп тора инде... Г.Сабитов Елдыра башлау Елдырырга тотыну Елдыра бирү Елдыруын дәвам итү Елдырып бетерү Барысын да елдыру Елдырып җибәрү Кинәт, бөтен көчкә елдыру Елдырып тору Әле, хәзерге вакытта елдыру; бертуктаусыз елдыру |