ЕЛДАН-ЕЛ рәв. Ел саен, һәр елны, еллар үткән саен. Соңгы елларда Фәттах әфәнденең тавышы елдан-ел зәгыйфьләнә бара дигән бер хөкем халык арасында тарала башлаган иде. Ф.Әмирхан. Авылда картлар елдан-ел кимеп бара иде. Р.Вәлиев. Ә менә ишегалды ягы бөтенләй ачык, андагы тавык кетәклекләре, баз өстендәге куыш, хәтта мунча да елдан-ел җиргә иңә, искерә бара, җил алар өстеннән уйнаклап кына уза. М.Маликова |