ЕЛДАМ с. 1. 1) Җитез, өлгер, тере. Дәү әнием минем – соргылт күзле, йомры гына гәүдәле, --- ачык һәм елдам карчык. А.Расих 2) Хәрәкәтчән, тиз йөрешле, җәһәт. Елдам пароход, суны икегә ярып, түбәннән югарыга таба чабып менеп килә иде. И.Гази. Елдам, уенчак, чекри күзле, озын койрыклы хайваннардан да кызыграк нәрсә юктыр дөньяда! А.Расих 3) Үткен, булдыклы, эшлекле. Берсе уңган, берсе елдам, Берсе – алдынгылардан. Җыр. Әмма ул эшен тиз тота торган елдам бәндә булып чыкты. Г.Тавлин. Елдам ирдән елан да кача алмый шул! Р.Сибат 2. рәв. мәгъ. Тиз, кызу итеп. Ат шулхәтле өлгер, елдам чаба иде ки, күз төшүгә сикереп атланасы килеп китә. М.Хәбибуллин. [Фарукҗан] Сәгатенә күз салгач, ашыгып киенде, солдат гадәтенчә, елдам гына юынды. Т.Әйди |