ЕЛДАГЫ’ЧА рәв. 1) Һәр елдагы кебек, һәр елны кабатланып килгәнчә, ел саен булып торган шикелле. Елдагыча зарыгып көтелгән җәй башы иде. Р.Мөхәммәдиев. Дәүләтҗан ул көлне, яз җиткәч, елдагыча үлчәми-нитми, басуга таратырлар дип уйлаган иде. Р.Шәрифуллин. Елдагыча башта митинг булды, шофёрларга бүләкләр тапшырылды. Т.Нәҗмиев 2) Теге, шул алмашлыклары янында килеп, сөйләүчегә билгеле булган үткән елларда булганча. Факиһә нәкъ теге елдагыча итеп елмаеп алды. М.Мәһдиев |