ЕЛГЫСЫЗЛАНУ ф. диал. Авыру, курку һ.б.ш. сәбәпләр аркасында, (ләкин физик арудан түгел) аяк яки кулларның вакытлыча тою сәләтен югалтуы, хәлсезләнүе, егәре китү. Хәтта җиләклекләргә барсаң да, шушы [землемер] баганаларын күргәч, синең кулыңнан савытлар төшеп китә, --- кулларың елгысызлана. Г.Галиев Елгысызлана бару Торган саен ныграк елгысызлану Елгысызлана төшү Бераз елгысызлану Елгысызланып бетү Тәмам, бик нык елгысызлану Елгысызланып китү Кинәт елгысызлану Елгысызланып тору Бераз, күпмедер вакытка елгысызлану |